ХАЛИТ блогы
Җомга, 19.04.2024, 05:12



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Әкиятләр

    ТИСКӘРЕЛӘР ИЛЕНДӘ.
    [ Скачать с сервера-Сервердан Күчерү (45.0 Kb) ] 23.05.2013, 11:37
    ТИСКӘРЕЛӘР ИЛЕНДӘ.
    (абстракт әкият)

    №1

       Мин компьютерда нәрсәдер язып утыра идем. Күрше бүлмәдән кемдер йөргән аяк тавышлары ишетелде.

    Һм, кем булыр ул? Өйдә мин берүзем генә бит. Ишек тә бикле иде, бугай.
    Мин куркырга да өлгермәдем, бүлмәгә ун- унике яшьләр тирәсендәге кызкай килеп керде. Керде дә : "Исәнмесез!”, - дип исәнләште дә каршы яктагы дивардагы ишекне ачып чыгып та китте. 
    Мин, гаҗәпләнеп, кызкай чыгып киткән диварга якынрак килдем. 
    Юк инде, бер нинди дә ишек юк ул минем бүлмәнең бу як диварында. Ышанмыйча, капшап –капшап карадым. Дивардагы обойлар да шул ук хәлләрендә, бернинди дә тишек- ярык юк.
    Кызык хәл бу, дип уйлап яңадан компьютерга утырдым. Бер җөмлә дә язып өлгерә алмадым, күрше бүлмәдә яңадан ниндидер тавыш ишетелде.
    Мин, кем керер икән, дип көтә башладым.
    Ишектән, кызкай яшьләрендәге малай күренде.
    - Исәнме! Син Мәхбүббикә Мәхбүббәнатны күрмәдеңме?
    - Кемне, кемне? – Мин аптырап калдым.
    - Нигә, бер бәләкәй генә кызыкайны инде.
    - Ә - ә! Менә монда кереп китте, - дип мин диварга күрсәттем.
    - Ну, тотсам кирәген бирәм мин аның, - дип ачуланып малай 
    - да дивардагы ишекне ачып, кайдадыр кереп югалды.
    Мин тагын торып бастым. Нәрсә соң бу? Әллә акылдан яза башладым инде? Күземә әллә нәрсәләр күренә бит. Тагын торып диварымны карыйм. Юк, бернинди  дә  эз юк диварда.
    Шулчак, аш бүлмәсеннән чәшке чыңгылдаган тавыш ишетелде. Йөгереп бу бүлмәгә килеп кердем.
    Аш бүлмәсендә җәелеп утырган да бер хайван чәй чөмерә.
      - Син кем? – дип сорадым мин гаҗәпләнеп.
      - Мин Чәшке, - ди бу чәй эчүен дәвам итеп.
      - Нинди чәшке, - мин әйтәм. – Чәй эчә торганмы?
      - Юк, инде! – ди теге гаҗәпләнеп. – Син дөньяга бүген тудыңмы әллә? Мин хайван шундый.
      - Ә нигә минем бүлмәдә чәй эчеп утырасың?
      - Ә син үзең барыбер чакырмассың. Шуңа күрә үзем кердем дә, үзем генә чәй эчеп утырам менә!
    Мин тегенең тәмле кәнфитләрне, бер-бер артлы йотып, чәй эчеп бетергәнен көтеп торам.
      - Ә теге Мәхәбүбикә белән малай, алары кемнәр? – дип сорыйм.
      - Әй, йөриләр инде шунда бөрәдәкләр...күбәләкләр! – Чәшке чәен эчеп бетерде. – Телисеңме хәзер куып тотабыз аларны?
      - Юк, - мин әйтәм. – Хәзер, шулар артыннан гына йөрисем калган иде.
      - Теләмәсәң теләмисең инде. Пока! - дип Чәшке дә минем бүлмәгә кереп китте.
    Мин артыннан уздым. Диварда ниндидер тишек калган. Аннан нур бөркелә. Мин килеп кулымны шул тишеккә тидерүем булды, теге нур мине үзенә тартып алды.
    Мин, куркырга да өлгермәдем, чит җирдә басып та торам. Тирә як ап-ак. Бернинди кеше заты да, үсентеләр дә, хаттә киңлек тә юк. Бөтен җир шундый актан, өсне асның да кайда икәнен аңлап булмый. Әкрен генә алга басам. Берзаман, аяк астыннан ишек ачылып китте дә теге чәшке сикереп тә чыкты.
      - Әһә, ә үзең теләмәгән идең! – дип көлә. – Ни эшләп йөрисең монда?
      - Мин яңгылыш кына килеп эләктем бу җиргә, – дим бу гаҗәеп хайванга. –Кайда соң әле без? 
     - Син кайдасыңдыр, белмим, ә мин үз өемдә!- Чәшке көлеп куйды.
     - Ә, мин кайда? – дим.
      - Менә шулай ул. Теләсә кайда кысылып йөрмиләр аны, әллә кайларга эләгүең бар! - дип бу мине әрләп ташлады.
      Мин акланырга тырыштым:
      - Мин кысылып йөрмәдем ул. Менә сез үзегез минем өемә килеп кердегез һәм мине әллә кайда алып кереп киттегез. Чыгарыгыз мине моннан тизрәк! – дим.
      - Ә-ә! – ди бу Чәшке. – Акылың тәтәй икән. Башта Кырмыска патшаны тап та, ул рөхсәт итсә чыгарсың. Үзеңне тотып ашаса, үзеңә үпкәлә инде.
    Шулай диде дә бу Чәшке, йөгереп барып сикерде дә, ачылып киткән икенче ишеккә кереп китеп, күздән дә югалды.
    "Нинди Кырмыска тагын, нинди патша? Үзе мине ашардай, диме? Аны кайдан табырга инде?”,  дип уйга баттым.
    Шулчак колак төбендә тавыш ишетелде:
     - Биш тиенлек куян, ун тиенлек зыян. Нәрсә ул?
    Мин аптырап киттем.
      - Кайдан килә бу тавыш?
     - Син сорау бирәсеңме монда, минме? – дип сорый бу тавыш яңадан.
    Мин дә "кызып” киттем:
     - Ә нигә мин синең юләр сорауларыңа җавап бирергә тиеш, ди әле. Һе! Үзең дә күренмәгән килеш!
     - Башыңны "шалт” итәм бит, җавап бирәсеңме юкмы? – ди бу, куркыныч тавыш белән.
    Мин дә шөрләп җибәрдем.
     - Мин белмим бит әле, - дим.
     - Алайса, эт баш, сыер аяк! Нәрсә?
     - Син башта үзең күрен әле, - дим.
     - Мин күренсәм, син үләсең, - ди бу. – Җавап бир тиз генә! Алайса синең эшләр мөшкел!
    Мин аптырап калдым. Нәрсә булыр икән бу табышмакның җавабы. Шуннан соң башка нинди сүз беренче килде, шуны әйттем дә куйдым:
     - Кырмыска!
     - Ай! - диде дә теге тавыш югалды, әллә кайдандыр егылып төште – гөрс иткән тавыш кына ишетелп калды.
    Аннан соң чакырып карадым, бериниди тавыш та юк. Тегенең табышмагына тәки җавап таба алмадым...
    Карыйм, офыктан нәрсәдер тәгәрәп килә. Үзе тәгәрәп килә, ә тирә-ягы яшел чирәмгә әверелә.
    Димәк, аяк асты булса да күренеп, беленеп торачак. Алайса, бу аклыктан инде күзләр талган иде.
    Яныма килеп туктады бу. Үзе түп-түгәрәк гәүдә-биттән генә тора икән.
     - Ә-һә! – мин әйтәм. –Син – пәрәмәч!
     - Син үзең тәгәрмәч, - ди бу ачуланып.
     - Юк, пә - рә - мәч! – дим, моны төзәтеп.
     - Нинди пәрәвәз? Син үзең паровоз! Ә мин – Кисекбаш! Син, Тукайны укымадыңмени?
    Кызарып киттем:
     - Әйе, шул, Кисекбаш, яки печән базары, - дигән булам.
     - Кесән абзары? – дип гаҗәпләнә бу Кисекбаш.
     - Син нәрсә, чукракмыни? – дим, мин моңа ачуланып. 
     - Син үзең чүпрәк, - ди бу миңа.
    Мин тагын да ачуланыбырак:
     - Син миңа "не хами”! – дим, русчалатып.
     - Нинди Илхам? – дип сорый бу гаҗәпләнеп.
     - Әйдә,  - мин әйтәм, -колагыңны чистартам!
     - Кыскартам? Кыскартырмын мин сиңа! Мин тәк тә бәләкәй бит инде, - ди, теге елар чиккә җитеп.
    Аңладым мин моны, тәгәрәп йөреп колагына пычрак тулгандыр! Алай дисәң, тирә якта бернинди пычрак та күренми,яшел чирәм генә үзе.
     - Пока! – мин әйтәм, тизрәк котылырга теләп.
     - Бака? – дип сорый бу.
    Мин, ишетмәгән булып, алга таба атлыйм.
     - Ай –яй, кирәкле кашка тәкәсе, - дип, бу да тәгәрәп китте.
    Ачуым килсә дә  эндәшмәдем инде, алга табан атладым...
    * * *
    Атладым дигән идем, аягым үлән арасындагы бушлыкка эләгеп, ниндидер чокырга очып төшеп киттеп. "Бетте башлар”, дим. 
    Үзем, очтым-очтым да, йомшак кына, чирәмгә килеп төштем. Мондагысы тагын да калынрак, яшелерәк чирәм, шундый йомшак, хәтта, йокласылар да килеп китте. Үлән үзе искән җилгә акрын гына тибрәлеп, сызгырып та торган кебек. Юк, сызгырмый да кебек, ә ниндидер көй көйлиме?
    Торып бастым.
    Ерак түгел генә ниндидер кеше күренде. Бу ак сакаллы бабай булып чыкты. Бабай, иелеп, җирдән нәрсәдер күзәтеп тора иде. Ниндидер баз ачканмы, әллә кое капкачымы...
    Күрергә дип якынырак килдем.
     - Исәнмесез, акбабай, - дим.
     - Исәнме, улым! – ди бу карт миңа карап, ә үзе яңадан, баз капкачын ачып, кычкырып чибәрде. – Сыерчык! Сыерчык!
      Гарчә, бу җирдә сәерлекне күп күрсәм дә, мин бу сәер картка аптырап калдым.
     - Сыерчыклар, һавадагы сыерчык ояларында булалар бит, - дим. – Сезнең бит оягыз да күренми, баздан кемне чакырасыз?
    Бабай усал гына миңа карап куйды да, кычкыруын дәвам итте:
    - Сыерчык! Сыерчык!
    Мин дә аптырап калдым. Ә бәлки анда чынлап та сыерчыклар оялагандыр? Бабай шуларны чакырадыр?
     - Ул кошлар бигрәк матурлар, әйме, бабай? – дим.
    Бабай миңа гаҗәпләнеп карап тора:
     - Нинди кошлар? Син нәрсә, монда минем башымны ботап йөрисең?
    Мин дә гаҗәпләндем:
     - Бәй, үзең бит сыерчыклар чакырасың да ләбаса?!
     - Мин монда үземнең сыерымны чакырам беләсең килсә! – ди бу бабай тагын да ачуланып.
     - Сыер базда нишләп йөрсен инде? – дим, елмаеп. – Анда ул сыялмый да бит.
    Мин сүзләремне әйтеп бетерүем булды, теге баздан зур сыер атылып очып та килеп чыкты. Килеп чыкты да, кай тарафкадыр очып китеп, күздән дә югалды.
    Мин, шап итеп, арт ягым белән чирәмгә утырдым.
    Бабай, кулындагы таягын болгый – болгый, сыер артыннан чабып китте...

    (дәвамы бар)
    Категория: Әкиятләр | Өстәде: Khalit | Теглар: тискәреләр илендә, абстракт әкият, Халит
    Караулар: 657 | Күчереп алулар: 54 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz