ХАЛИТ блогы
Чәршәмбе, 24.04.2024, 01:45



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Әкиятләр

    НИЧЕК ЭЛЯ АЮГА ЯРДӘМ ИТКӘН.
    [ Скачать с сервера-Сервердан Күчерү (29.5 Kb) ] 23.05.2013, 09:47

    НИЧЕК ЭЛЯ АЮГА ЯРДӘМ ИТКӘН.
    (әкият)
    Кызым Эльвинага багышлана.

    Борын – борын заманда яшәгән ди Эля исемле кыз. Бу кыз бигрәк тә урманны яраткан ди. Ул көннәр буе урман эчендә йөрегән, төрле хайваннар белән сөйләшкән икән.
    Беркөн аның каршысына соры бүре йөгереп чыккан. Үзе талчыккан, бик озак йөгергән икән.
     - Эля, әйдә, тизрәк минем белән. Син бармасаң, безгә ярдәм итмәсәң харап булабыз, - ди икән соры бүре телләрен асылындырып.
     - Нәрсә булды инде тагын? – ди икән кыз.
    Үзе тиз генә бүре артыннан ияргән.
    Бүре юлда барышлый барысын да сөйләп биргән.
    Имеш, урман хуҗасы аю төнлә авылга килгән икән. Авылдан ул тавык урлаган. Тавык урларга аны шул җирән төлке өйрәткән инде. Менә шул тавыкны аю алып кайткан икән өненә һәм пешереп ашарга булган. Ашап утырган чагында тамагына тавык сөяге кадалган икән. Беркем дә аны алалмый, ди. Хайваннарның, бит инде, аларның куллары юк. Менә шуңа күрә Эляны эзләп тапканнар да...
    Бүре белән Эля аю янына килеп җиткәндә, аю җиргә ятып,үкереп – үкереп елап ята икән.
    Эля аю янына якын ук килгән дә:
     - Менә ул, урлашып йөресәң шулай була ул! – дигән.
     - Коткар инде мине, - дип елый аю.
     - Башка урлашмыйсыңмы? – дигән Эля аюга кисәтеп.
     - Юк, юк! Берүк коткара гына күр. Башка беркемнең дә тавыгын урламам, авылга якын да бармам.
    Аю үкергәннән үкерә икән. Бар урман җәнлекләре бу тавышка җыелаганнар.
    Эля кечкенә кулы белән аюның авызыннан кадалган сөякне дә тартып чыгарган.
    Аю шатлыгыннан Эляны күкләргә чөеп мактаган икән:
     - Зур рәхмәт, Эля! Син мине коткардың, - дип җырлаган.
    Бар җәнлекләр шатланганнар, соңыннан төрле уен уйнаганнар.
    Кич җитү белән аю, Эляны күтәреп урман читенә кадәр үк  китереп куйган.
     - Иртәгәгә кадәр, - дип Эля өенә йөгергән.
     - Тыныч йокы! – дип аю кулларын селтәп калган.
    Категория: Әкиятләр | Өстәде: Khalit | Теглар: Халит, әкият
    Караулар: 746 | Күчереп алулар: 63 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 1
    1 Khalit  
    0
    Кызым кечкенә чагындагы берничә хатирә:
    1.
     Эльвинагакартәтисе бик тә каты. Безгә кунакка бабай килгәч, әзрәк кенә очынган
    кызга, каты гына әрли башлады. Бүлмәдә икәү генә калгач Эльвина:
    - Әти, картәтәй кайчан китә ул? –дип сорап куйды.
    Аңладым, картәтәсенең тизрәк кайтып китәсен тели.


    *   *   *

    Картәтәсе, ягъни, бабай белән магазинга барганнар.
    Шул ук вакытта минем әни дә магазинга кергән. Ярты таяк колбаса алган.
    Бабай:
    - Үзем түләрмен, - дигәч, әни:
    - Юк, минем монда кредит бар, - дип чыгып киткән.
    Ул чыгып киткәч, бабай:
    - Миңа, Рая алганның яртысын  бирегез, - ди икән.

    Әни кайту белән үк Эльвина бабайны “сатып” та куя:
    - Нәнәй, без синең колбасаңны алдык,- ди.

    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz