Таз белән шүрәле
Элек заманда утынны балта
белән генә кискәннәр, пычкы булмаган, ди. Алай бик читен булган, ди. Шуннан соң
бер таз кеше юка тимерне алган да, аңа тешләр ясаган, шуннан пычкы булган, ди.
Утын кисәргә дип урманга
баргач, иптәш тапмаган да, шүрәле белән кисеп карарга булган, ди бу кеше. Утын
киселгән. Моңа шүрәле бик гаҗәпләнгән дә:
— Бу
әмәлне ничек уйлап чыгардың? — дип, Таздан сораган, ди. Таз әйткән:
— Мин,—
дигән,— шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арка кашый торган әмәлем дә бар әле.
Мин бер кашысам, бер ел буена тән кычытмый,— дигән. Шүрәле моңа ышанмаган, ди.
Таз:
— Әйдә
тәннәрне кашып карыйк,— дигән. Шүрәле күнгән дә Тазның аркасын кашый башлаган,
ди. Таз һаман:
— Кычытуы
бетмәде әле, кычыта әле, дип кычкыра икән, ди. Шуннан Таз әйткән:
— Син
тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин синең аркаңны кашып карыйм әле,—
дигән. Таз бер тактага берничә үткен кадак кагып, тырма кебек итеп эшләгән икән
дә шуны шүрәленең җилкәсенә куеп, түбән таба тартып төшерә икән, ди. Ахыры
шүрәле авыртканга чыдый алмый торып качкан, ди.
Көннәрдән бер көнне кызлар
көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе була. Алар урманда бик
озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән.
Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде.
Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта
куркалар да ахырдан аңга киләләр, урманда кеше юк ич. Карап-карап та тирә-юньдә
кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак
барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде
күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул
кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен
аңлагач, кызлар бик куркышалар. Ә моннан чыгарга кирәк. Яңадан тирә-юньнән
эзләп юлны тапкан кебек булалар. Китәләр янә, тагын озак баргач, карасалар —
һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Яңадан
елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә, бөтен киемен салып, кире ягы белән
кия, башмакларын да алыштыра: сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны
киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле киемен
әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган. Әүвәл заманда бер егет
урманга утынга барган. Урманда утын кисә икән. Шуннан буран чыккан, кич булган,
егет кайтырга курыккан. Хәзер егет: «Инде мин хәзер нишлим»,— дип кайгыга
калган. Ул урманда шүрәле барлыгын ишеткән. Төн чыкканчы бер агач башына менеп
утырырга булган. Егет агач башында утырган чакта бер шүрәле килеп чыккан. Моның
кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет кунаклаган агач төбендә кискәк
булган. Шүрәле шул кискәккә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Ул вакыт
айны болыт каплап ала. Болыт каплагач, шүрәле караңгыда кала, чабатасын ямый
алмый ич. Шүрәле югары карап: — Ай, яктырт! Ай, яктырт! —
дип әйтә икән. Шүрәленең югары каравы булган, егет куркуыннан агач башыннан
аның өстенә егылып төшмәсенме! Болар куркуларыннан икесе ике якка чаба
башлаганнар. Шүрәле: «Өстемә болыт төште»,— дип уйлый икән, ә егет шүрәледән
кача, ди. Юкка гына «курыкканга куш, коерыгы белән биш» дип әйтмәгәннәр шул.Шүрәлене ничек
алдарга
Төнге очрашу