ХАЛИТ блогы
Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 17:29



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Равил Рахмани. Бердәнбер фантаст язучыбыз ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

       Бердәнбер фантаст язучыбыз.
       Чорыбызның иң актуаль һәм четерекле глобаль проблемаларын, философик идеяләрен, мораль критерийларын, үзенчәлекле психологик, эстетик чагылышын укучы күз алдына тулы китереп бастыра алуы, аларга кыю анализ ясарга омтылуы белән фәнни фантастика бүгенге әдәбиятта, һичшиксез, үзәк урыннарның берсен алып тора. Әлегәчә күзгә-башка артык чалынмаган, көндәлектә без балалар, яшүсмерләр, «технарьлар» әдәбияты дип кенә санарга гадәтләнгән «җиңел холыклы» бу жанрның соңгы берничә дистә ел эчендә мондый абруй казануын очраклы дип булмый, әлбәттә. Фәнни фантастика укучыларны заман мәсьәләләренә оригиналь һәм кыю чишелеш табуы белән таң калдырган модалы бер жанр гына түгел, ул — әдәби процессның бөтен тармакларына бик җиңел үтеп кергән заманча рухлы сәнгатьчә фикерләү чарасы буларак та җитди игътибарга лаек. Күптөрле фантастик элементларның бүген иң мөхтәрәм әдипләребез иҗатыңда гаять актив кулланылуы бик табигый кабул ителә. Табигать фәне терминын файдаланып әйтсәк, әлеге жанрны хәтта бүгенге әдәби процессның үзенчәлекле катализаторы дип тә бәяләргә мөмкин булыр иде.
      Фәнни фантастика үзенең килеп чыгышы белән кешелек дөньясының ерак үткәненә, аның фольклорына һәм беренче язма классик әдәбияты үрнәкләренә үк барып тоташа. Бигрәк тә аның әкият жанры белән уртак яклары күп булуын ассы-зыклап үтәргә кирәк. Әкияттә тасвирланган хәлләр «борын-борын заман»нарга караса, фәнни фантастикада игътибарыбыз киләчәк көннәр ягына юнәлтелә. Беренчесендә җир асты патшалыгы, кара урманнар, җиде диңгез артындагы атаулар тасвирланса, икенчесендә төп вакыйгалар шулай ук күз күрмәгән, колак ишетмәгән чиксез галәм киңлекләренә, ерак йолдызларга күчерелә. Әкияттә без еш кына дию пәриләре, аждаһалар белән эш итсәк, фәнни фантастикада — шул ук хыялый затлар, башка планета вәкилләре, хикмәтле гакыл ияләре, кибернетик автомат, роботлар, компьютерлар. Тылсым дөньясы да охшаш: беренчесендә тылсымлы балдак, серле тартма, хикмәтле чыбык; икенчесендә җаның теләгән нәрсәләрне «материализатор», кибернетик аппаратлар барлыкка китерә... тик «әфсен укып» түгел, ә логик гипотезалар, табигать фәннәре законнары нигезендә. Әкиятләрдә— ерак тарих төпкеленнән чыгып бүгенгегә килеп җиткән хыял, фәнни фантастикада — бүгенгедән киләчәккә төбәлгән хыялый өмет. Күрәбез, хыялый шартлылыкка һәм шулай ук реальлеккә таянуда да аларның принцип характерлары шактый охшаш.
       Фольклорда гына түгел, классик язма әдәбиятта да фантастик элементларның бик иркен файдаланылуы күзгә ташлана («Кыйссаи Йосыф» поэмасында Зөләйха мәхәббәтеннән камчы сабына дөрләп ут кабынуы яисә Зөләйханың яшь кызга әверелүе).
       Әмма шунысын искәртеп китик — һәрбер хыялый әсәр яисә хыял элементы кергән әсәр ул әле фәнни фантастика жанрына карый дигән сүз түгел. Әлеге жанрның абруйлы белгечләре күрсәтүенчә, фәнни фантастикада гайре таби-гыйлек материаль көчләр — табигать һәм кеше тарафыннан фәнни-техник казанышлар җирлегендә барлыкка китерелә. Димәк, фәнни фантастика хыял һәм чынбарлыкның кушылуы гына түгел, ул бер үк вакытта сәнгатьле һәм фәнни фикерләүнең аерылмас синтезы да икән.
       Дөнья әдәбиятында фәнни фантастиканың беренче классик үрнәкләрен француз язучысы Жюль Верн тудырды. Татар әдәбиятында исә ул жанр буларак 20 гасыр башыңда гына формалаша башлый. Биредә без бу уңайдан Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» (1909), «Балалар атавы» (1919) әсәрләрен атап үтәр идек. Ә инде фәнни фантастиканың чын мәгънәсендә мөстәкыйль жанр булып яши башлавы тагын да соңрак чорга — 50 нче елларның азагына карый. Яңа космик чорның башлануы, фән-техника революциясе фантастикада әдәбият өчен яңа сулыш, яңа мөмкинлекләр ача, хәзер инде фантастлар кешене кояш системасының хуҗасы итеп күрәләр, йолдызара очышлар турында фикер йөртәләр. Беренче урынга шушы яңа шартларда яшәячәк киләчәк заманның яңа кешесен, аның үзенчәлекле психологиясе, характеры, мораль йөзе, җәмгыятьтәге ролен күрсәтү мәсьәләләре куела башлый. 1957 елда И.Ефремовның (http://efremov-fiction.ru/) совет фантастикасында зур яңарыш тудырган «Андромеда томанлыгы» әсәре басылып чыга. Әлеге җанлану татар әдәбиятында да сизелми калмый. 1958 елда А.Расихның «Хәвефле сынау» повесте дөнья күрә. Шушы ук елда «Идел» альманахында Адлер Тимергалинның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле беренче фәнни-фантастик хикәясе басыла. Шуннан соң үткән 30 ел вакыт эчендә әдип әлеге жанрга тугрылыклы булып калды. Иҗат диапазонын нәкъ әнә шушы жанрда елдан елга киңәйтә барып, үз укучыларына дистәгә якын китабын бүләк итте. Бу жанрда ул үзен талантлы язучы итеп танытты, югары сәнгать дәрәҗәсендәге әсәрләре белән фәнни фантастика жанрын татар әдәбиятыңда чын мәгънәсендә мөстәкыйль очыш орбитасына чыгарды. Аның «Адашкан йолдыз», «Хәерле юл», «Кайтыр юллар», «Күрешү», «Кабул булсын теләгең», «Фермада», «Кибернетикларның хыялы» кебек әсәрләре, һичшиксез, әдәбиятыбызның зур уңышы саналырга лаеклы. Әдәби тәнкыйтебездә, кызганычка каршы, алар әле үзләренең тиешле бәяләрен алганнары юк. Бу безнең үз талантларыбызга шактый гамьсезлек күрсәтүебез хакында сөйли. Язучының юбилее уңае белән чыгарылган әлеге китапта да аның иҗатына җентекле анализ ясау һәм бәя бирүне без укучыларның үзләренә калдырырга мәҗбүрбез. Биредә шунысын гына әйтеп үтәсе килә, хөрмәтле укучы бу сайланма китапка җитди зур иҗат җимеше итеп карасын иде, мондагы әсәрләрнең аңа бәхетле, якты, шигъри мизгелләр бүләк итәчәгенә минем һич шигем юк.
       Әлеге кереш сүзне шушы урында, шушы оптимистик рухта тәмамларга да мөмкин булыр иде, әлбәттә. Әмма Адлер Тимергалинның ничә еллар дәвамында әдәбиятыбызда бер¬дәнбер фантаст язучы булып кала килүе, кызганычка каршы, күңелдә ирексездән кайбер борчулы фикерләр тууга да этәргеч булып тора. Татар әдәбиятыңда фәнни фантастиканың киң җәелеп үсеп китә алмау факты, чыннан да, шактый хәвефле бер симптом ул. Әллә соң пар канатыбызның икенчесе— галимнәребез, фәнебез юкмы безнең? Алай дисәң, исемнәре бөтен дөньяга мәгълүм мәшһүр академикларыбыз, член-корреспондентларыбыз, профессорларыбыз да аз түгел ләбаса. Хәтта фәнни фантастиканың «үз» сферасы — космик тикшеренүләр, астрономия, физика, кибернетика, механика, химия, биология кебек фән өлкәләрендә дә...
       Бәлки бу ике сыңар канатның бергә кушылуы җитмидер? Бит дөньяның иң күренекле фантастларына әнә шул сыйфат хас. Бәлки ул кушылуның нигезендә яткан халык рухын тоеп яшәмәү төп сәбәпчедер?
       Хәтергә халкыбызны чын-чынлап мәгърифәтле итәргә омтылган, гуманитар өлкәдә генә түгел, табигать фәннәре үсешенә дә иҗади килеп кушыла алган һәм аларны популярлаштыруга да зур көч куйган К.Насыйри бабабыз искә төшә. Үзенең механикадагы ачышлары белән бөтен дөньяга билгеле, хезмәтләре әле дә булса әһәмиятен җуймаган беренче татар математигы Мөштәри искә төшә. Г.Ибраһимов белән бергәләп «Мәгариф» журналы чыгаручы, математикадан, физикадан мәктәп дәреслекләре, брошюралар язучы, терминологик сүзлекләр төзүче Мөштәри. Фән белән халык мәнфәгатьләрен бербөтен итеп күрә белгән өченче бер та¬нылган галимебез Г.Камай искә төшә. Кызганычка каршы, әлеге традицияләр алга таба өзелеп калган. Галимнәребезнең бүген халык рухы, халык культурасы", бигрәк тә туган телебез белән багланышы юк дәрәҗәсендә, алар халыкара телләрдә эш итүне өстен саныйлар. Кыскасы, фән кадрлары да, фәнни терминология дә рус һәм чит илләр традициясе нигезендә генә үстерелә. Халыкның фән әһелләре генә түгел, интеллигент катламы да (димәк, фантастиканың төп укучысы да) акрынлап милли культурадан аерыла, ераклаша. Халкыбызның потенциаль энергиясен алып үскән яшьләребез, шулай итеп, дөнья фәне һәм культурасы офыгында «эри» бара.
       Язучыларның үзләренә килсәк, хәлнең нәкъ киресе белән очрашырбыз. Алар тулысы белән диярлек гуманитар белем-тәрбия алган һәм авылдан чыккан кешеләр. Димәк, фәнни фантастиканың ни өчен алар иҗатын әйдәп баручы үзәк бер жанрга әверелеп китмәве дә моннан аңлашыла булса кирәк. Аннан килеп, фән кешеләре һәм фәннәр белән тыгыз бәйләнештә тормау да язучылар өчен шулай ук һич тә файдага түгел. Иҗат темаларының чикләнгәнлеге, чынбарлыкның сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачык күзалламау, күп кенә проблемаларга эмоция-интуиция белән генә җавап эзләү, иҗатларында көчле логик-фәнни законнарны файдаланмау, еш кына тар милли кысалардан чыга алмау, ахыр чиктә, шәхеснең тиешле заман югарылыгына күтәрелмәве — болар барысы да, миңа калса, теге яки бу дәрәҗәдә «галимлек җитмәү»гә барып тоташа. Бүгенге татар әдәбиятының төп кимчелеге дә, минемчә, нәкъ шунда.
       А.Тимергалин иҗаты исә, фәнни фантастикада гына түгел, фән һәм әдәбият арасында әлеге уртаклыкны-бөтенлекне табу ягыннан да бик күп язучыларыбыз өчен үрнәк булырлык. Аның эрудициясе, белем тирәнлеге, фикер йөртүенең масштаблылыгы — әдәбиятыбызның дефицит сыйфатлары түгелмени?! Ә күпме эзләнүләр, тырышлык һәм хезмәт аша килгән ул аларга! А.Тимергалинның «галимлеге» һәм «технарьлыгы» Казан университетының астрономия бүлегендә, Ташкент укытучылар әзерләү институтының физика-математика бүлегеңдә укуында гына түгел бит. Гыйлемгә сусаган студент кебек, ул гомер буе китап җыя, аң-белемен күтәрә; тарих, әдәбият, табигать фәннәрендә ясалган ачышлар белән һәрвакыт хәбәрдар булырга тырыша, соңгы фән казанышлары югарылыгыңнан торып фикер йөртергә омтыла. Аның Татарстан китап нәшриятының фән-техника әдәбияты редакторы буларак 25 елга якын вакыт эчеңдә 200 дән артык китапны укучыга илтеп җиткерү эшендә турыдан-туры катнашуы да, тәрҗемәчелек эшчәнлеге һәм автор буларак дистәгә якын сүзлекләр, фәнни-техник кулланмалар чыгаруы да — болар һәммәсе әдип иҗатының гаять киң планда алып барылуы хакында сөйли. Без аларда, беренчедән, халыкка хезмәт итүне — зур «мәгърифәт» эшен күрсәк, икенчедән, алар әдипнең үз әсәрләре өчен дә кыйммәтле әзерлек этабы булып тора. Язучы иҗатының саекмас чыганагы да әнә шундадыр, күрәсең.
       Татар әдәбиятын тематик киңәйтүдә, телебезне яңа сүз — терминнар белән тулыландыруда, чынбарлыкның фәлсәфи, психологик, эстетик чагылышына иркенлек, тирәнлек, канатлы шигъри очыш бирүдә, аны лирик моңсулык һәм юмористик аһәң белән баетуда Адлер Тимергалинның, һичшиксез, кабатланмас үз йөзе, лаеклы үз өлеше бар. Шуңа да аның иҗаты модалы бер тармак — жанр булып кына түгел, зур талант һәм хезмәт куеп табылган җитди иҗат җимеше итеп, бер үк вакытта татар әдәбиятының үзенчәлекле бу яңа өлкәдә эзләнүләре һәм казанышы итеп тә кабул ителәләр.
    Керү формасы

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz