ХАЛИТ блогы
Чәршәмбе, 17.04.2024, 03:12



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган? ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган?

    Иң тәү башта тирәк агачы да башка җимеш агачлары шикелле җимеш бирәсе булган, буйга-сынга да алар белән бер чамада гына үскән, ди. Тик ул, ни өчендер, бер юктан үзалдына һаваланып китеп, минсенергә тотынган: «Мин башкалар ише генә түгел, мин алар белән тиң түгел»,— дип лыбыр-лыбыр сөйләнергә керешкән. Сөйләнә торгач, шуның белән кү­ңелләре төрләнеп китеп, җилсез көндә дә җилферди башлаган. Менә шун­нан, бер дә хәтәр эреләнеп, борынын тиешеннән артык күккә чөеп, то­тынган, ди, үсәргә, тотынган, ди, үсәргә. Шулай киерелә-сузыла торгач, һәммә җимеш агачларыннан да биегрәк, калкурак булып киткән, ди.

    Тик аның болай үз дәрәҗәсеннән чамасыз артык үсүе үзенә файдага булып чыкмаган шул. Аның: «Мин — минме икән, мин кем икән?» — дип, үзенә үзе сокланып торган чагында гына, агачларга җимеш-чикләвек өләшү башланган, ди. Алмагач үзенең алмасын, чикләвек агачы үзенең чикләве­ген, шомырт, балан, миләшләр дә, бары да үз җимешләрен алып, җимешле агач булып киткәннәр. Тик үзенә үзе исе киткән тирәкнең генә моны кү­рергә вакыты булмаган, башын-борынын югары күтәрү аркасында, җимеш өләшкәндә коры торып калган да куйган, имеш.

    Шуның өчен дә шагыйрьләрдән берсе әйткән: «Тирәктәй, син коры калма кирәктән»,— дигән.

    Керү формасы

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz