ХАЛИТ блогы
Җомга, 29.03.2024, 16:55



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була? ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Ни өчен тартай ябык та бүдәнә симез була?

    Тартайның кечкенә кул тегермәне бар, ул тора да шул тегермәнен тар­та икән. Ник дисәң, ул бер дә туймый, аннан-моннан чәлдереп орлык җыеп кайта да аны төн буе шул тегермәндә тарта, үзе арыгач хатынын куша:

     Нәрсә карап торасың? Ач калабыз бит быел! Тарт, тарт, тарт!..— ди икән.

    Тирә-күршегә көн дә тынычлык юк, төн дә тынычлык юк икән. Күршесе бүдәнә тартайның төн буе болай кычкырып, мәш килеп чыгуына йөдәп әйтә икән, ди:

     Барына канәгать ит, тартай, канәгать итсәң артыр,— ди икән.

    Тартай һаман дуамалланып:

    — Пычагым артсынмы? Хатын әнә көн буе аннан-моннан җыеп кайткан ризыкны караңгыда түгеп-чәчеп бетергән. Бер туйганчы ашаган да юк, беттек быел болай булса! — ди. Аннан хатынына карый да: — Йә, нәрсә туктадың? Һаман мин ташыйм да мин генә тартыйммы? Тарт, тарт, тарт! — ди икән.

    Бүдәнә, азга канәгать иткән өчен, бар ризыгын тыныч кына ашап, кай­гысыз ятып симерә икән, ди. Әмма ач күз тартай барына канәгать итмичә, шул тамак кайгысыннан ут йотып, кулына бар ризыгын да тынычлап ашый-эчә алмыйча, урты эчкә кереп, юкка картаеп, елның елында корыга калып, арыгаеп бетә, имеш.

    Шуның өчен дә тартай арык була, бүдәнә симез була, ди.

    Керү формасы

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz