ХАЛИТ блогы
Җомга, 19.04.2024, 10:47



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Кайтыр юллар ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Кайтыр юллар.
    Күзләреңдә синең зәңгәр моң...
    Хисам Камалов
    Кайчагында, ничәмә-ничә гасырга бер тапкыр, Галәмнең кайсыдыр бер нуль ноктасында, нигәдер ялгыз электрон туа. Күзгә күренми торган нәни генә бер кисәкчек ул. Матдә һәм энергия саклану кануннарын мыскыл иткәндәй, ул кинәт юктан бар була. Бу кануннарны ачкан Лавуазье һәм Джоульләр мондый чакта данлы табутта яткан килеш оятларыннан кызара торганнардыр. Әлегә фән теше үтмәгән бу күренешне антилавуазье эффекты дип йөртәләр.
    Электрон менә шулай вакыт-вакыт гел дә юктан барлыкка килә дә, әйләнә-тирәгә коточкыч куәтле гравитацион дул¬кын тарала. Андый дулкын сыртына эләккән космик корабльнең эше харап. Гравитация көче аны, уенчык көймәне атып бәргән шикелле, йөзләрчә парсек  читкә ыргыта.
    Егерме беренче гасырның күренекле астрофизигы һәм математигы Бэрт Сәлим, антилавуазье күренеше аркасында вакыт агышы кискен үзгәреп, бер мизгел эчендә мең еллар аша сикереп үтәргә мөмкин дип саный иде.
    Безнең сәяхәтчеләр менә шушы сирәк очрый торган хәлгә юлыктылар.
    Алар авариядән соң үзләренең кая килеп чыгуларын да белмиләр, чөнки кап-кара бушлыкта һичбер җемелдәүсез янган йолдызлар берсе дә таныш түгел иде. Иксез-чиксез дөньяның кайсы гына төше икән бу? Галәм зур, Киек Каз Юлы чолгап алган системадан кала, анда бүтән галактика¬лар, аннары китереп аларын бергә туплаган Метагалактика бар, ә ул тагы да зуррак дәрәҗәле системага карый...
    Сәяхәтчеләр Галактиканың читенә — сул як култыгына барып, беренче тапкыр Бөек Боҗра  белән радиоэлемтәгә кергәннәр һәм тугандаш затларны табу шатлыгын җиргә алып кайтып баралар, өйгә ашыгалар иде.
    Корабльнең аскы дюзлары потлы чүкеч астына кереп чыккан кадак кебек яньчелгән иде. Аларны бераз рәткә кертү, төзәтү-ямаштыру өчен айдан артык вакыт китте.
    Астронавтлар өчәү иде.
    *    *    *
    Ракетопланның гаять зур шәүләсе болытлар өстеннән уктау шуып узып китте.
    Шәһәр...— дип пышылдады капитан, аскы иллюмина¬торга иелгән көенчә.— Грин, ә экраннар ни күрсәтә?
    Шәһәр, captain,— диде кәефе күтәрелгән пилот, бо-рынгычалап (буш вакытларында ул борынгы үле телләрне һәм риваятьләрне өйрәнә иде).— Очсыз-кырыйсыз шәһәр! Без котылдык бугай. Безгә ярдәм итәчәкләр!
    Котылдык шикелле,— диде капитан һәм үтә күренмәле титаноглас башлыгын салып битен сөртте.
    Ә ник сигналлар ишетелми?—дип сүзгә кушылды Алиса, радиоаппаратка ишарәләп.— Үлеп-кырылып беткәннәрмени!
    Әйе, эфир тып-тыныч, дулкын әсәре юк,— диде Грин.— Җилсез көнне көзгедәй ялтырап яткан күл диярсең.
    Тымызык күлдә корт уйный,— дип башын чайкады шикләнүчән һәм сакчыл капитан.— Грин, планер канатла¬рын чыгарыгыз!
    Төшәбезме, captain?
    Башка чара юк.
    Пилот Грин идарә панелендә кояш сурәте төшерелгән кнопкага басты.
    Тизлек күпме?
    Секундына җиде километр.
    Биеклек?
    Өч йөз километр, капитан!
    Ике йөз иллегә тикле түбән төшәргә!
    Була, капитан!
    Корабль кәкре сызык буенча түбәнгә омтылды; Шул секундта ук диярлек колак телефоннарында улап сызгырган тавыш ишетелде һәм ракетоплан, сикәлтәгә төшкән автомо¬биль кебек, югары сикерде. Экраннарда шәмәхә ялкын кабынганы күренеп алды.
    Пилот! Руль нишләде?
    Рульдән түгел бу, капитан! Без әллә нинди гравитацион мендәргә бәрелгән күк булдык!
    Алиса!
    Радистка кыз җавап бирмәде. Ул күзләрен чытырдатып йомган килеш утыра иде.
    Борт-радист! Сигнал бармы?
    Алиса, ни булды? — дип кычкырды пилот микрофонга. Аның тавышында борчылу, хәтта курку ишетелеп китте.
    Кыз башын күтәрде һәм көч-хәл белән генә елмаеп:
    Гафу итегез,— диде.— Микротелефон сафтан чыкты:.. Радионур...
    Радионур?
    Әйе,— диде радист һәм җитез куллары белән телефонны тоташтырырга тотынды.— Безне капшап таптылар һәм...
    Мин дә ишетәм!—дип кычкырды шул чакны Грин.— Безгә радионур ияреп бара, капитан!
    Станция берәү генәме?
    Безне, эстафета кебек, бер станциядән икенчесенә тапшыралар.
    Капитан, каты авыртуны җиңәргә тырышкандай, чыраен сытты. Авария вакытында аның яңагы җәрәхәтләнгән иде. Хәзер шул яра җөе кәгазь тасма шикелле агарып китте. Ни эшләргә?
    Тагы йөз километр өскәрәк!
    Пилот бу әмерне берсүзсез үтәде, ләкин аны һаман бер уй борчый иде: ягулык тамчылап санарлык кына калды, болай булса, планетага төшү өчен дә җитмәве бар бит! Ә кислород?
    Поляр орбитага күчәргә! Пилот газ рульләрен эшкә кушты.
    Ят планетаның урта киңлекләре өстендә куе яңгыр болытлары йөзә иде. Тоташ болыт өемнәрен яшен чаткылары телгәли. Ләкин котып өлкәләре аяз: яшькелт сары ярымут¬раулар, бозлавыклы атаулар һәм ак бүрек кигән таулар, тагы да арырак тоташ боз-кар мәйданы күзгә чалынды.
    Үрдәк борынына охшаган ярымутрауны күрәсезме? — дип сорады капитан.
    Шунда утырырга дисезме?
    Әгәр төшәргә ирек бирсәләр...
    Баягы мендәр гравитацион калкан булды микән әллә? — диде Алиса.
    Әйе, Алиса,— диде аңа капитан.— Күрәсең, мондагы халык килмешәкләрне сөйми...
    Алар безгә ярдәм кулы сузарга тиеш ич!—диде кыз, таш йөрәкләрне дә эретерлек бер самимилек белән.
    Тиешен тиеш...— дип сузып кына әйтеп куйды Грин. Капитан дәшмәде. Аның күзләрендә шик, ят дөньяга
    ышанмау һәм хәтта дошманлык билгеләре чагыла иде.
    Төшкән урыннары табигый матурлыгы һәм уңайлык ягыннан һич тә мактарлык түгел иде. Дөрес, ерак та түгел зәңгәр күл җәйрап ята, димәк, суга кытлык булмаячак, һава¬сы турыдан-туры суларлык, чытырмандай үскән куаклар исә учак ягу өчен әйбәт булып чыкты, һавада да, туфракта да микроорганизмнар табылмады.
    Сәяхәтчеләр, тирә-юнь белән бер кат танышкач, ут ягып шуның тирәсенә утырыштылар.
    Әгәр бу кунак сөймәс планета халкы булышмаса, бөтен төзәтү эшләрен үзебезгә ерып чыгарга туры киләчәк,— диде капитан.
    Ә атом-төш ягулыгы?
    Анысын да үзебез әзерләрбез, Грин. Судан дейтерий  алырбыз.
    Күпме вакыттан?
    Бәлки өч ел, бәлки дүрт ел үтәр...
    О! — дип куйды Алиса.— Ул чагында мин әби булып бетәрмен инде!
    Ләкин без үзебезнең космик координатларыбызны белмибез.
    Җирле халыктан башка белә дә алмаячакбыз! — дип капитанны бүлдерде Грин.— Йолдызлар таныш түгел, бәлки чоры ук башкадыр... Әгәр Бэрт Сәлим хаклы булса...
    Җирле халык белән элемтә урнаштырырга тырышырбыз тырышуын,— диде капитан.— Әмма мин үзем моңа ышанып бетмим.
    Ни өчен, капитан? һәрхәлдә, мондагылар безгә планета өстенә төшәргә ирек бирделәр бит. Югыйсә гравитацион калканны котып тирәсенә дә җәя алырлар иде.
    Алар шундый кешелексез! — дип нәтиҗә ясады Алиса һәм учактагы күмерләрне болгатып җибәрде.
    Вак-вак чаткы йолдызлар болыт булып күккә күтәрелде. Борыннарга кичке салкынча һава белән аралашкан төтен исе килеп бәрелде, күңелләрне борынгыдан, кыргыйлык чорыннан ук калган тойгы — хәтәр-куркынычны алдан сизү тойгысы биләп алды. Юк, юк, аларга кылыч тешле юлбарыс та һөҗүм итмәячәк, шәрә тәнле вәхшиләр дә пычак белән янамый, җәмгыятьнең балачагына хас зиндан-коллык та, дар агачлары да көтми аларны... Мондагы мәдәният ифрат алга киткәнгә охшый. Планетаны шундый калкан белән төреп алу өчен күпме көч-энергия кирәк! Иң югары дәрәҗәгә ирешкән аң-гакылның салкынлыгы, игътибарсызлыгы, үзеннән түбәннәргә җир кортына караган кебек каравы — иң куркынычы...
    Тик радио белән мәшәкатьләнергә туры килмәде. Плане¬таның хуҗалары элемтәгә керү чарасын үзләре күрделәр. Адашкан сәяхәтчеләребез аны-моны уйлап, эшләп өлгергән¬че, аксыл булып төсмерләнеп торган көньягыннан мотор гөрелтесе ишетелде һәм сыек караңгыда ниндидер бер оч¬кычның прожектор утлары күренде.
    Капитан каушый торганнардан түгел иде. Ул ашыкмый-кабаланмый гына лазер-пистолетын әзерләп куйды. Башка¬лар да шуны ук эшләде.
    Бер урынлы орнитоптерга охшаган очкыч машина учак янына ук килеп кунды.
    Аннан чыккан зат... Безнең сәяхәтчеләребез галәмдә үзләренә охшаган затлар барлыгын беләләр иде. Кайчагын¬да хәтта тулы биохимик охшашлык та очрый. Килеш-килбәтләре белән кешегә тартым затларны һуманоидлар дип атыйлар. Планетаның вәкиле нәкъ менә шул һуманоид иде. Ул сәяхәтчеләр янына килде. Бер карау белән кемнең кем булуын чамалап, капитанга металл каска кебек нәрсә сузды. Капитан, тегенең күзләренә караган көенчә, касканы башы¬на киде. Бу каска, күрәсең, аңлашу һәм сәяхәтчеләрнең телен өйрәнү өчен хезмәт итә иде. Чирек сәгатьтән вәкил инде җир халкының телен үзләштереп алды кебек:
    Сәлам сезгә, илгизәрләр,— диде ул, сәяхәтчеләр телендә. Аның тавышы ягымлы гына иде.
    Астронавтлар баш иеп исәнләштеләр һәм һуманоидка учак яныннан урын тәкъдим иттеләр.
    Мин ярдәм итәргә килдем,— диде вәкил, җайлап кына чүгәләп утыргач.
    Капитан баш какты. Ул, һуманоид сүзләренә игътибар итмәгәндәй, касканы әйләндерә-әйләндерә карый иде.
    Кире очып китү өчен сез бөтен кирәк-ярак белән тәэмин ителерсез. Шарты болай: сез монда кабат беркайчан да әйләнеп кайтмаячаксыз... Бу планетаны онытыгыз.
    Сез кем исеменнән сөйлисез? — дип сорады, ниһаять, капитан.
    Үз исемемнән.
    Сезне кем диик соң?
    М-м... шушы планетаның хуҗасы дип санагыз. Яки... илче. Барыбер.
    Алиса, капыл гына борылып, илченең мәгърур йөзенә карады. «Бер генә хис тә юк моның йөзендә...» — дип уйлады ул, ачуы кузгалып.
    Ә без ышанмасак?
    Ышанырга туры килер,— диде илче.
    Чыннан да, аңа ышанмыйча мөмкин түгел, һәр сүзе мәгънәле һәм көчле иде аның.
    Яхшы,— диде капитан һәм кулындагы касканы коры мүк өстенә куйды.— Без риза. Тик шулай да без кем кулыннан ярдәм алуыбызны белергә тиештер бит?
    Илче иңнәрен сикертеп куйды.
    Минем кулдан.
    Алайса без риза түгел!—дип кычкырып җибәрде шулчак пилот.
    һуманоид аңа сөзеп кенә карап алды. Кешеләр психологиясенә, мәгънәсез тискәрелеккә ул һаман ияләнеп җитә алмый иде бугай әле.
    Тыңлагыз алайса,— диде ул һәм күпне белгән укытучы-хәлфә кыяфәтен алды.— Без — изоляционистлар, ягъни без Галәмдәге башка дөньялар, бүтән культура һәм цивилизацияләр белән элемтә тотмыйбыз, чөнки бу элемтә безгә бернинди дә файда бирми. Без Бөек Боҗра барлыгын да беләбез, ләкин аны... кире кагабыз. Без тормыш-тереклек-нең мәгънәсен, ямен һәм, әйтергә яраса, ләззәтен башка нәрсәдән таптык, һәм без үзебез урнаштырган тәртипнең бозылуына юл куймаячакбыз.
    Нинди тәртип?
    Капитанның бу соравы бик кырыс яңгырады.
    Белмим, төшенерсезме икән... Сез аңлаган мәгънәдә яшәмибез без.
    Ә ничек? — диде Алиса, сискәнеп.
    Без актив тормыштан, эш-хәрәкәтләрдән ваз кичтек, м-м... туташ.
    Сез ни генә эшлисез соң?
    Берни дә эшләмибез. Тагы сораулар бармы?
    Бар. Бик күп,— диде капитан һәм утырган җиреннән торып илче каршысына килеп басты. Шунысы гаҗәп, үзе шактый өлкән яшьтә булса да, бу минутларда аның төз гәүдәсе ничектер яшьрәк тә, көчлерәк тә төсле иде.
    Сорагыз,— диде вәкил.
    Әгәр инде сез эштән баш тарткансыз икән, шәһәрләрне сезгә кем төзеп бирде? Сезгә... азык-төлекне кем әзерли дә кем киендерә?
    Хәзерге вакытта автоматлар. Элек исә без үзебез, дөресрәк әйткәндә, безнең борынгы ата-бабаларыбыз эшләгән.
    Хөкүмәт-мазар бармы сездә?
    Юк, бөтен эш-хәрәкәтләр коррдинациясен үзәк авто¬мат башкара.
    Шайтан алгыры! һм... сездә мәхрүм ителгәннәр, ятимнәр, йә булмаса тормыштан канәгать булмаган кешеләр бармы?
    Юк.
    Авырулар, зәгыйфьләр дә юкмы?
    Юк, капитан. Бездә язмыш һәркемнең үз кулында. Язмышны һәркем үзе сайлап ала.
    Ничек?
    Кеше туып, акыл ягыннан җитлеккәч тә, аңа миллионнарча язмыш төрләреннән — махсус перфоленталардан үзенә яраклысын, күңеленә хуш килгәнен сайларга рөхсәт ителә. Ул бер лентаны сайлый һәм шундагы программа буенча... яши.
    Әгәр теләмәсә? Фикере үзгәрсә?
    Аның фикере үзгәрми, хөрмәтле капитан. Үзгәрә алмый.
    Гаҗәп.
    һуманоид дәшмичә генә сәяхәтчеләрне күздән кичерде. Алиса үзенең соравы белән икенче яктанрак аңлашырга тырышып карады:
    Сез бәхетлеме? — дигән авыр сорау бирде ул.
    Тормыш юлын үзебез сайлагач, сездәге бәхет төшенчәсенең безгә кагылышы юк,— дип шома гына кулдан ычкын¬ды илче.
    Santa gea!* — дип, тагы борынгы сүзне искә төшерде пилот Грин.— Сез адәм аңларлык телдә сөйли беләсезме, юкмы?
    * Изге җир (латинча).
    Капитан пилотка карап башын чайкады. «Кызма, яра¬мый» диюеме? һуманоидка килгәндә исә, ул үпкәли дә, үртәлә дә белми иде бугай. Бөтенесен дә аңлагандыр, бәлки? Без дә бит бала-чага шуклыгына ачуланмыйбыз.
    Безнең тормышыбыз хис-тойгылар һәм кичерешләр белән тулы, тик ул хисләр турыдан-туры тышкы мохиткә — сезнең чынбарлыкка дип әйтимме — бәйләнмәгән...
    Нинди сәер тормыш соң ул, аңлатып бирсәгез иде!
    Гипнотормыш... Без йоклыйбыз һәм Төш күрәбез. Аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бер мәлгә бөтен
    дөнья тынлыкка чумды. Гүя җил кинәт кенә басылды да болытлар бозланып катты, әле генә чәчри-чәчри янган ялкын телләре хәрәкәтсез калдьь Монда тормыш сүнеп, вакыт үзе үк туктаган кебек иде... Йокыдагы тормыш!
    Димәк ки, сез, мәрткә киткән кебек, галлюцинацияләр дөньясында яшисез? — дия алды, ниһаять, капитан.
    Әйе, тотрыклы һәм өзлексез галлюцинацияләр. Әйтергә кирәк, бу төш чынбарлыкның үзе кебек үк реаль һәм эзлекле. Без гомер буе төш күрәбез: бала чакта уйнап-шаярып үсәбез, укыйбыз, мавыгабыз, бәхәсләшәбез, көрәшәбез, фәнни ачышлар ясыйбыз, сөябез.
    Планета түгел, психик авырулар йорты бу!—дип кычкырып җибәрде пилот, тыела алмыйча, һәм йодрыкларын йомарлады...— Сары йорт! Юләрләр йорты!
    Ялгышасыз,— диде аңа илче.— Ялгышасыз, пилот Грин. Мин сезне гафу итәм, чөнки сезнең бу ялгышыгыз белмәүдән килә... Без — карт җәмгыять,— дип дәвам итте ул.— Без күпне күргән, күпне кичергән... Вәхшилек тә, коллык чоры да, юксыллар һәм аксөяк изүчеләр чоры да баштан узган. Без җәмгыятьне үзгәртеп корып, тигез һәм шәфкатьле тормышка ирешә алдык.— Бу сүзләрне әйткәндә илченең мәрмәрдәй ак йөзеннән беренче кат ниндидер бер шәүлә йөгереп узды.— Әмма, ләгънәт төшкән шикелле, гасыр саен бер яман нәрсәгә—диктатурага әйләнеп кайттык.
    Диктатурага?
    Диктатура. Тирания. Деспотизм. Без төзегән ирекле һәм хөр җәмгыять аерым кешеләрнең мәкере һәм хәйләсе каршысында көчсез булып чыкты. Гаделлеккә ирешүебез була, яшь буын, борынгы кыргый инстинктларга бирелеп, бөтенесен ватып-җимереп ташлый...
    Капитан борын астыннан гына нидер әйтеп куйды.
    Шулай хөррият белән уйнап, кат-кат төп башына утыр¬гач, без тормышны тамырдан үзгәртү уена килдек.
    Әйтерең бармы — шәп чара!
    һәм хәзер картларча, тыныч кына, хатирәләр белән яшибез.
    Тәрәккыят шулай борма юллар, тар сукмаклар буйлап бара. Бөтен җир йөзен басып китеп, миллион еллар буе хаким булып яшәгән гигантозаврлар, тереклек көчләрен сарыф иткәч, кырылып бетәләр; мәгъриб белән мәшрикъларны яулаган Искәндәр Македонга да чик куела; христиан дине, бар булган мөмкинлекләре төкәнгәч, сәхнәдән төшә. Цивилизацияләр белән дә шулай. Юлдан язмыйм дисә, ул Бөек Боҗ¬рага кушылырга тиеш. Ә бу планетадагылар, меңләгән башка җәмгыятьләрдән йөз чөереп, төпсез упкынга егылып төшкәннәр. Гипнотормыш дигәннәре әфьюн исереклеге белән бердер, күрәсең.
    Сездә аерым шәхесләр сакландымы соң?
    Нигә сакланмасын!—дип, шундук җавап бирде илче капитанга.— Бу яктан, ихтимал, һәммәсе нәкъ сездәгечәдер. Менә мин, мәсәлән, йокы халәтендә атаклы сунарчы идем...
    Бу үле мохиттә чебен-черки дә калмаган ич!—диде Алиса, әйләнә-тирәгә күрсәтеп.— Ярый әле агачлар бар...
    Планетада киек заты калмаганга унбиш мең ел инде, туташ.
    Шулай булгач?
    Мин моннан биш мең гасыр элек яшәгән сунарчы тормышы белән яшәдем: кылыч теш юлбарыслар, йөнтәс борынмөгезләр, кыргый атлар ауладым.
    һуманоид, үзенең хәтәр маҗараларын искә төшереп булса кирәк, елмаеп җибәрде. Бу аның беренче елмаюы иде. Йа Раббым!
    Гаиләгез бармы?—дип сорады капитан, илчене каш астыннан гына күзәтеп.
    Ике балам бар. Улым үзенә тормыш юлы сайлады инде. Гипнопрограмма буенча, билгеле.
    Кызыгыз ничек?
    Кызым бала гына әле. Ул инкубаторда ята, балачак уеннары баскычын кичерә. Әнисенә охшаса, каты табигать¬ле булыр төсле. Берәр борынгы шаһинә ролен сайламаса ярый инде.
    Шаһинә?
    Әйе, туташ. Кайберәүләр патша ролен ала, җәллад¬лар, сихерчеләр дә булгалый. Гипнотормышта кем нәрсә тели, барысына да ирешкән кебек була...
    Караңгы төшеп, тәмам күз бәйләнде. Капитан утлы күмерләр өстенә бер кочак коры-сары ташлады. Ботаклар башта пыскып торды, аннары ачы, саргылт төтен ургып күтәрелде дә учак тагын дөрләп янарга тотынды.
    Сез шушы йокы халәтендә үзара элемтә тотасызмыни?
    Безнең элемтә бик чикләнгән, капитан, һәм аның кирәге дә юк. Минем улым безнең уртак гипнопрограммада кабилә шаманында өйрәнчек... Алар әнә теге Котып йолды¬зын дөньяның кендеге дип, үзләрен кендек бабасы дип саныйлар.
    Santa Maria!  — диде пилот.— Ниткән программа бу? Чынлыкта... чын тормышта... сезнең улыгыз бармы соң? Әллә анысы да төштә генәме?
    Бар. Улым нәкъ үземә охшаган, чөнки ул биоген ысул буенча дөньяга килгән. Йоклап ятсак та, безнең организм картая бит. Шуңа күрә нәсел калдыру — безнең тормышта да мәҗбүри шарт.
    Уңайсыз тынлык урнашты. Капитан сүзне икенче якка борып җибәрде:
    Тормыш программасын сезгә кем әзерли?
    Хисап машинасы.
    һәм сез шул үле автомат төзегән киртәләрдән чыга алмыйсызмы?
    Нигә чыкмаска? Ихтыяр көче һәм очраклы хәлләр принцибы саклана бит. Программада очраклы үзгәреш булу белән, без уянабыз, ләкин күпчелек тизрәк тагы йокыга талырга ашыга. Шул ук автомат безгә үз-үзебезгә кул салыр¬га ирек бирми.
    Ни өчен?
    Төп иҗтимагый программадан тайпылмас өчен. Бездә халык саны төгәл исәпкә алып барыла һәм билгеле бер чиктән арттырылмый. Планетаның табигый байлыкларын-нан файдалану, бөтен экономика шуңа бәйле. Ятакта булсак та, безнең кан системасына туклыклы матдәләр бирергә кирәк бит. Ә ата-бабаларыбыз күп калдырмаган: урманнар аз, планетабызның табигый иярченен дә атом миченә яккан¬нар...
    Озын сүзнең кыскасы, сез туган көнегездән алып био¬логик үлемегезгә — чын үлемегезгә! — кадәр биләүдә төш күреп, хыялланып ятасыз?
    Ул төш үзенең реальлеге белән сезнең чынбарлыкка тигез, капитан. Анда кара урманнар шаулый, боланнар ут¬лап йөри, бомбалар шартлый, кан коела.
    Бәхәс кузгатуның мәгънәсе юк иде. Шулай да кайбер шик-шөбһәләрне ачыкларга кирәк иде әле. Капитан «сорау алуын» дәвам иттерде, ә сәер планетаның вәкиле аңа тот¬карлыксыз җавап биреп торды.
    Үзегезнең бу тормыш системасын сез ничек саклыйсыз?
    Әлеге дә баягы автоматика. Автоматлар безнең нормаль тереклек эшчәнлеген күзәтеп торалар: канга азык кертәләр, йөрәк тибешен, кан басымын, температураны, һаваның дымлылыгын, чисталыгын һәм башка шартларны даими бер дәрәҗәдә саклыйлар. Галәм киңлегеннән, ягъни читтән һөҗүм яки чит цивилизация үтеп керү куркынычы туганда, шул ук автоматлар планета тирәсендә киртәләүче калкан кораллар, ят җисемнәрне — метеорларны һәм кос¬мик корабльләрне үткәрмиләр. Лөрес, кайчагында куәтле техник чаралары булган үзсүзле кунаклар да килеп чыкка-лый. Менә сезнең кебекләр... Андыйларны автомат үткәрә, ләкин буш җирләргә генә төшәргә юл ача...
    Аннары?
    Аннары Үзәк автоматика йөз миллиард кеше арасын¬нан бер вәкил сайлап ала, аны, сезнеңчә әйтсәк, уята, бөтен кирәкле мәгълүматлар белән коралландыра һәм илче итеп җибәрә.
    Йөз миллиард мәет! Автоматлаштырылган зират бу! — дип кычкырды пилот.— Каберстан!
    Бичаралар...— дип өстәде Алиса.
    Илче, күзләрен кыса төшеп, пилотка тагы сөзеп кенә карап алды. Аның күзләрендә ут шәүләсе чагыла иде. Хәер, бу кискен елтырау шул мизгелдә үк сүнеп, карт акылның сабыйларча кызганып каравы белән алмашынды...


    Керү формасы

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz