ХАЛИТ блогы
Шимбә, 15.12.2018, 02:43



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Күрешү ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Адлер Тимергалин. Кабул булсын теләгең.

    Күрешү.

    Эш көне башланырга бер сәгатьләп вакыт бар иле әле. Иңенә үтүк астыннан гына чыккан ап-ак халат элгән адми­нистратор ханым борынгыча илтифат белән кат-кат гафу үтенде дә:

    Телисез икән, ял итеп алыгыз. Уку залын ачарга да мөмкин. Кирәксә, автобуфет та эшли,дип, төрле кызык­тыргыч тәкъдимнәр ясап карады.

    Уку залында «Математика хәбәрләре»нең соңгы саны юкмы? дип белеште Анри Томмазо.

    Юктыр, бу бүлеккә фәнни-теоретик журналлар ал­дырмыйбыз,дип башын чайкады администратор.Бездә балалар һәм үсмерләр әдәбияты гына...

    Томмазо урыныннан кузгалды.

    Алайса мин бакчагызны күрим әле...

    Рәхим итегез,диде ханым һәм Томмазоны дендра­рийга чыга торган пыяла ишеккә кадәр озата килде.

    Иртәнге һава җиләс, үлән яфракларында чык та кибеп җитмәгән иде. Томмазо күләгәле ышык җирдә даганга эленгән урындыкка килеп утырды. Утырган гына иде, даган үзле­геннән җай гына тирбәнә дә башлады. Очыш тойгысына бирелеп берничә минутлар атынгач, Томмазо култыксадагы кнопкага басып даганны туктатты. Утыргычтан төште, чел­терәп яткан фонтан янына килеп, судагы җанлы болыт шәүләләрен күзәтеп торды. Аннан соң түгәрәк чәчәклек ти­рәсендәге пластмасса эскәмияләрнең берсенә сузылып ятты.

    һава баш әйләндергеч зәңгәр. Күптән онытылган икән бу зәңгәрлекләр. Җирдә туып үскән булса да, Анри менә ун ел инде Айда яши һәм шунда төпләнгән иде. (Астрофизика обсерваториясенең математик тәэминат бүлеге мөдире — егерме җиде яшьлек кеше өчен кечкенә дәрәҗә түгел!) Ул Айдагы ясалма төсләргә, кискен күләгәләргә, каралҗым күк йөзенә, җансыз йолдызларга күнегеп беткән. Гәүдәсе дә, атлап йөрешләре генә түгел, кул хәрәкәтләренә кадәр шун­дагы авырлыкка (дөресрәге — җиңеллеккә) ияләшкән һәм моңда Томмазо үзен аркасына потлы рюкзак аскан альпи­нист кебегрәк хис итә.

    Шулай да зәңгәр күккә карап хозурланып яту ничек рәхәт икән...

    Җирдәге төсләр дә йомшак, назлы, күзне иркәлиләр. Хәер, туктале, менә бу чәчәкләр артык ачык төстә түгелме соң? Сабаклары да чамасыз яшел. Зәһәр яшел... Чәчәкләрдә ник бер тимгел йә күгәрек булсын, һәммәсе — бөреләре дә, яңа ачылган чәчәк таҗлары да, зурлыгы да һичбер кимче­лексез. Артыкка китсә, матурлык әдәпсез тоела, чөнки ул табигыйлеген җуя. Әлеге чәчәкләр дә шулай күңелгә тия иде. Хәер, Томмазо бу чәчәкләрнең үзенә нигә ошамаганлы-гын аңлап бетермәде бугай. Ул, математик кеше, аларның ифрат төзек, циркуль белән сызган кебек симметрияле бу­луларына гына игътибар итте.

    Баш өстеннән жуылдап бал корты очып үтте. Юкә балы Айда «әҗәл даруы» кебек кыйммәтле нәрсә санала, ә бал кортын, тәмам изгеләштереп, Җир-ананың һәм тырыш ке­шелек дөньясының символы итеп йөртәләр иде. Томмаз<э, кызыксынып, торып утырды.

    Бал корты гөлләр өстендә әйләнде дә, бер мизгел һава­да туктап торгач, күңеленә хуш килгән чәчәккә төште. Том­мазо, аягына басып, клумбага якынрак килде. Ләкин аңа бал кортының татлы ширбәт эчкәнен тамаша кылырга на­сыйп булмады. Бөҗәк, чәчәккә орыныр-орынмас, чиертеп җибәргәндәй өскә атылды һәм югарыда тагын бер әйләнә сызды да баягы юлын дәвам итте.

    — Китте...— диде Томмазо, иңнәрен җыерып.— Бакчы, нинди нәзберек...

    Математик ялгыша иде. Иелебрәк карагач, ул моны үзе дә төшенде. Клумбага чын чәчәкләр түгел, бәлки ярымбио-логик табигатьле үсемлекләр утыртылган иде. Алар үзләре үсә, яфрак яра, чәчәккә бөреләнә, хәтта орлык бирә, ләкин аларның чын үсемлеккә охшашлыгы шуның белән чикләнә дә. Башка төрле биохимик реакцияләргә нигезләнгән бул­ганга, аларның исе дә, тәме дә үзгә. Кырау да, чир дә алмый торган бу чәчәкләр тере түгел, бәлки чын тереклекне имитацияләү генә. Ифрат оста кул ясаган ялган акча ши­келле...

    Томмазо иренеп кенә чәчәкләргә кулын селтәде дә аллея буйлап китеп барды. Агачлар чын, хәтта утырган килеш чери башлаган карт юкәләр дә бар. Аларыннан әчкелтем-төчкелтем җылымса ис килеп, борынны кытыклый. «Аягүрә үләләр...— дип уйлады Томмазо, саргылт агач череген уч төбендә уа-уа.— Үләләр һәм башка тормышка — яшьрәккә һәм көчлерәккә урын бирәләр... Яшәеш һәм тәрәккыят шун­дый булырга тиеш. Үлемнән башка тәрәккыят юк...»

    Бу сүзләрне аңа юлдашы — Ай ракетопланында очраган бер карт әйткән иде. Ул үзен шагыйрь дигән иде бугай. Шагыйрь... Сүзләрне һәм авазларны билгеле бер тәртип белән тезеп, мәгънәсе бик томанлы булган — һәрхәлдә, аңла­шылып җитми торган — яңгыравык җөмләләр уйлап чыгару­чы кеше. Уйлап чыгаручымы, әллә уйламыйча гына серле хиссият даирәсендә тудыручымы?

    Безнең гөнаһлы җиребезгә ник баруыгыз, егетем? — дип сорады ул, урта Европа телендә.

    «Тәкәллефсез... Үзенең өлкән булуыннан файдалана»,— дип уйлап алды Анри, ләкин үпкәлисе итмәде. Ачык йөзле бу чибәр картка үпкәләү мөмкин дә түгел иде.

    Социаль генетика институтына чакырганнар иде,— диде Анри, урта Европа телен исенә төшереп.— Ничек әле... Рандеву?

      Күрешүме?

      Йес. Әйе. Күрешү.

    Картның йөзе караңгыланып киткәндәй булды.

      Табигатеңне яхшыртам дип өмсендереп, кешене ке­шелектән мәхрүм итү өстендә эшлиләрме? — диде ул, усал иттереп.

      Генетика кешенең актив гомерен ике-өч тапкыр озай­та... Кешенең күптәнге хыялы тормышка аша! Мәңгелек гомер...

    Шагыйрь көлемсерәде генә:

    Ә нигә кирәк ул мәңгелек тормыш? — диде.— Иске­лек яңага урын бирергә тиеш. Үлемнән башка тәрәккыят юк. Кеше яши дә, үлә дә белсен.

    Томмазо башын чайкады. Юк, яшьлек үлемне аңлый да, аның белән исәпләшә дә белми. Хисләре генә түгел, егетнең аналитик гакылы да иҗаттан туктау, башлаган эшеңне төгәлләмичә ташлап калдыру белән килешә алмый иде.

    Кеше биологиясе яхшырганнан-яхшыра барса начар­мыни?    диде ул, бирешәсе килмичә.

    Огар кстшнең биологиясе үзгәрсә, ул инде кеше бул-м.шч,1к! ту/и* шагыйрь, кайнарланып.— Нәрсә, ул кеше аиырмаячак гамыни? О минем авырып аласым килә. Терелү шши'п кичграп*м кила! Шуны шигърияткә күчерәсем килә!

      Шигырь язарга автоматлар өйрәнер,— диде Томмазо битараф кыяфәттә.

      Автоматлар?! Беләсезме, егетем, бер шагыйрь: «Ма­шина шигырь язган көнне мин үз-үземне үтерәм»,— дигән. Ә икенчесе: «Машина шигырь яза килсә, мин .ул машинаны... үтерәчәкмен!»— дигән ди.

    Анри, сүзне борып җибәрү ягын карап, шагыйрьдән Айга ник килүе турында сораган булды. Шагыйрь көрсенеп куй­ды да: «Зират кылырга...— диде.— Беатрисамның каберен күрергә бардым».

    Беатриса аның мәгъшукасы булгандыр, күрәсең.

    Ә менә хәзер Томмазо Җирнең үзе кебек үк карт агач­лар янында басып тора, берьюлы черек исен дә, үлеп баручы агач төпләреннән шытып чыккан яшь үсентеләр су­лышын да тоя... Аңа карт агачлар кызганыч, ләкин якты дөньяга гаҗәпсенеп караган яшь бөреләр күңелгә якынрак. Ал арның иртәгесе көне, киләчәге бар...

    Кайдадыр еракта бик аһәңле тавыш белән борынгы сәгать сукканы ишетелде.

    Вестибюльгә әйләнеп кергәч, Томмазоны баягы ханым каршылады.

    Иң элек каныгызга анализ үткәрәсе,— диде ул, кәгазьгә карап.

    Рәхим итегез. Кая барырга?

    Ханым, эчке телефон аша сөйләшеп, санитар чакырды. Санитар кыз Томмазога артык төбәп караган шикелле тоел­ды. Ләкин бер кат күздән кичергәч, канәгатьләнеп, Томма­зога ул кадәр игътибар итмәгән күренергә тырышты.

    Канны кадими бер ысул белән — сул кулның атсыз бар­магы очына инә кадап алалар икән. Авырту-мазар сизелмәсә дә, бер тамчы ал кан күренгәч, Томмазо йөрәгенең көчлерәк тибә башлавын тойды.

    Аннары санитар кыз аны педагог янына алып керде.

    Урта яшьләрдәге ир кеше иде бусы. Гадәттән тыш нык зурайта торган калын күзлек пыяласы аша аның зәңгәре уңган күзләре — барысын да аңлый торган күзләр — сиңа текәлеп карый, һәм син, үзеңне микроскоп астына килеп эләккәндәй хис итеп, борсалана башлыйсың.

    Танышу бик кыска булды:

    Һашим һелиос. Педагог һәм психолог. Анри, сез соң­гы тапкыр кайчан елаган идегез? — дип сорады ул кинәт.

    Томмазо әле урындыкка җайлап утырырга да өлгермәгән иде, сәерсенеп китте.

    Әллә кайчан...— диде ул.— Әле Җирдә... башлангыч белем мәктәбендә чакта...

    Ммм... Сугышыпмы?

      Йес. Әйе. Сугышып.

      Нык эләктеме? — дип күз кысты педагог һәм шундук арадагы еллар эреп югалдылар, ике күңел якынаеп киткәндәй булды.

      Ул малай миннән көчлерәк иде, ләкин аягы таеп ки­теп егылды да кулын каймыктырды... Без икебез дә еладык. Ул — җиңә алмаганга, ә мин... аны кызгандым шикелле.

    Педагог хисап машинасына кертелә торган перфокарта­га берничә тишек тишеп яктыга тотып карады. Аның йөзе үтә җитди — канәгатьме-түгелме икәне аңлашылмый иде.

      Психогенотип ягыннан Дәрьял сезгә ныграк тарткан алайса,— диде ул.

      Чынлапмы? Бик елак түгелдер бит?

      Елак түгел, ләкин йомшак. Иптәшләренә артык ирек куя. Гафу итә. Ни сорасалар — бирә. Беләсезме, борынгы Сервантесның Дон-Кихоты кебегрәк...

      Ә бу әйбәт түгелмени? — дип гаҗәпсенде Томмазо, чөнки ул саф күңелне, ачыклыкны барыннан да өстен дип санарга күнеккән иде.

      Хәзергә юк,— диде педагог.— Тормышта һәм җәмгы­ятьтә тискәре моментлар бетеп җитмәгән, хәтта вак җина­ятьләр дә очрый әле... Алар белән көрәшә белергә кирәк, ә кайчагында үзеңне генә түгел, башка берәүне дә аямаска туры килә. Шуңа күрә без пансионатта балаларга көрәш тәрбиясе дә бирәбез. Кеше көрәшче булып үсәргә тиеш. Ләкин нәселдән килгән сыйфат-хасиятләр зур әһәмияткә ия: психогенотип йомшак булса, корычтай нык кеше тәрби­яләү... үзегез беләсез...

      Әйе,— диде Томмазо, кеше табигатенең һәм тәрбия мәсьәләләренең нечкәлекләрен белеп бетермәвенә карамас­тан.— Аңлыйм шикелле.

      Тагын бер сорау. Турысын әйтегез әле, Анри: дөнья­да Дәрьял барлыгы уегызга керәме, исегезгә төшкәлиме? Аңа карата хис-тойгыларыгыз нинди?

    Томмазо уңайсызланып кына елмайгандай итте (чөнки соңгы биш ел эчендә космогония мәсьәләләреннән башка нәрсә турында уйлаганын бер дә хәтерләми иде):

      Уйлаганым юк диярлек... Гади кызыксыну гына... Якын­лык тойгысы? Белмим...— диде.

      Ә бит биологик яктан Дәрьял сезгә туган гына түгел... улыгыз тиешле! Аңа мөнәсәбәтегез җылырак булып, рухи контакт урнаштыра алсагыз, Дарьялны тәрбияләү уңышлы­рак барыр иде. Ул гадәттән тыш сәләтле, Анри. Гадәттән тыш! һәм мондый сәләтне үстермәү иҗтимагый күзлектән караганда гафу ителмәслек хата булыр иде.

    Уңайсыз тынлык чак кына озаккарак сузылды.

    Бу хакта сөйләү... иртәрәк түгелме? — дип сорады Анри, башын күтәрмичә генә. Аның бит очлары кызыша иде.

    Юк, иртә түгел. Биш яшьлек бала, Эвклидның парал­лель турылар хакындагы постулатыннан канәгать булмыйча, Лобачевский һәм Больяи юлына баскан икән, бу инде...

    Карт педагог кунакның уңайсызлануын күреп тора, ләкин нәзакәтлек кагыйдәләрен читкә тибәреп, аңа басым ясавын дәвам итә иде. Нигә микән?

    Анри...— диде педагог, кунакның күзләренә үк ка­рап.— Анри... Балага карата җаваплылык хисе... сезнең үз тормышыгызга да ямь өстәр, аны тагын да мәгънәлерәк итәр иде... Ата булуыңны тою — искиткеч тойгы ул!

    Педагог кабинетыннан чыгып килгәндә Анри Томмазо кори­дорда баягы санитар туташны очратты. Кызга ифрат озын күлмәк кигән бер ханым ияргән иде. Тәрәзәдән төшкән кояш яктысында ханымның алсу колак яфракларына эленгән эре бриллиантлар җемелдәде.

    Ханым Томмазога игътибар итмәде шикелле, ә Томмазо аны таныган кебек булды. Кинофильмда күргәндер, ахрысы. Берәр атаклы җырчы дисәң инде? Әллә биючеме?

    Педагог Томмазоны уен залына алып керде.

    Бу бүлмә гадәттән тыш зур булып чыкты. Дөресен әйткәндә, Ай кешесе Анри биналарның һәр квадрат сантиметры исәптә булуына күнеккән иде.

    Монда шакмак өеп уйнаудан алып автоматлаштырылган өстәл футболына кадәр төрледән-төрле уеннар бар. Өстәл янында ике дистәдән артык малай кайнаша. Кулларында кечкенә генә идарә панеле, шуның ярдәмендә алар өстәлдәге курчак футболчыларны йөгертәләр. Бер малай тынычрак күренә, анысының кулында гап-гади сыбызгы: арбитр.

    Шахмат почмагы кемнең дә исен китәрерлек. Шахмат­ның йөз шакмаклысы гына түгел, цилиндр һәм боҗра рәве-шендәгесе, стерео-шахмат дигәне, берьюлы дүрт кул уйный торганы да бар. Биредә, әлбәттә, өлкәнрәк балалар. Хәер, шахмат белән мавыккан бер малайга биш-алты яшьләрдән артык түгелдер. Ул берничә иптәшенә каршы уйный: те­геләр пышылдап алгач кына йөреш ясыйлар.

    Дарьялмы? — дип сорады Томмазо.

    Шул үзе,— диде педагог һәм шахматчы малайга дәште:

    Дәрьял! Тактага карамыйча уйнарга сиңа иртәрәк әле!

    Хәзер бетә, маэстро,— диде малай һәм каршы якка мат игълан итте.

    Борыннары салынган малайларны күргәч, Томмазо да горурланып елмаеп җибәрде.

    Педагог малайның кыска итеп алдырган кара чәченнән сыйпады һәм үзенә иярергә кушып ым какты.

    Алар — Анри Томмазо, педагог Һашим һелиос һәм бә­ләкәй шахматчы — залның иң аргы почмагына барып утыр­дылар.

    Педагог малайны математика фәннәре докторы Анри Томмазо белән таныштырды. Дәрьял бөек математика әһелен беренче тапкыр күрә иде һәм малайның күзләрендә шатлык чаткылары кабынды:

    О!—диде ул, дәртләнеп.

      Параллель турылар ни хәлдә? — дип шаяртты педа­гог.

      Бишенче постулатны исбат итү мөмкин түгел,— диде малай һәм аның йөзенә җитди төс чыкты.— Ләкин...

    Томмазо үзенең: «Ләкин?»—дип сораганын сизми дә калды.

    Ләкинме? — диде бала, күзләрен хәйләле кысып.— Ан­нары мин параллель турылардан башка яңа геометрия төзеп карадым.

    Педагог җәһәт кенә Анри Томмазога күз төшереп алды. Анри сорау бирергә авызын ачкан гына иде, Дәрьял үзе үк җавабын әйтеп бирде:

    О, Лобачевский белән Больяины беләм мин! Безнең фильмотекада алар турында диафильм бар... Тик, маэстро, тагы да киңрәк... тагы да...

    Малай, сүз таба алмыйча, кулларын җәеп нәрсәнедер кочарга тырышкандай хәрәкәт ясады.

    Тагы да гомумирәк дип әйтергә телисеңме?

    Әйе! Тагы да гомумирәк геометрия төзергә мөмкин! «Риман геометриясен әйтә...— дип уйлап алды Анри

    Томмазо, малайның шома маңгаена карап.— Бу бәләкәч унтугызынчы гасырда даһи Риман ачкан нәрсәләргә килеп җиткән инде... Искиткеч! Әгәр тәрбиячеләре тыеп торма­ган булсалар, бу малайның интеллекты кайларга барып җитмәс иде...»

    Томмазо малайның кечкенә, йомшак кулын кысты.

    Ниһаять, педагог Һашим, башта ук килешеп куелганча, урыныннан кузгалып:

    Мин сезне беразга калдырып торам,— диде.— Әйбәтләп танышыгыз, ярыймы, Дәрьял?

    Икәү генә калгач, Анри беркавым малайның йөзенә ка­рап утырды. Озынча матур йөз. Кыйгачрак утырган күзләреннән үк аның канына шәрык катнашканлыгын чама­лап була иде. «Борыны гына минем борынга охшаган бу­гай»,— дип уйлады Анри.— Ләкин бәләкәй чакта мин болай матур булмаганмын...»

    Тулысынча күчереп алып укырга

    Керү формасы

    Календарь
    «  Декабрь 2018  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
         12
    3456789
    10111213141516
    17181920212223
    24252627282930
    31

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2018      Создать бесплатный сайт с uCoz