Статистика |
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 |
Сайт кунаклары |
|
|
| | |
|
Ике көн Ильвер Гайнанов белән Айгөл Хакимоваларның туйларын гөрләп-шаулап үтеп китте... Туйлары бик күңелле матур узды. Аларга мәхәббәтләрен гомерләре буена саклап калуларын, гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Яңа туган гаиләгә иң-иң изге теләкләр, озын гомер!!! Ак юл сезгә яшьләр!!!
Просмотров: 907 |
Добавил: Khalit |
Дата: 12.02.2011
|
|
25 гыйнвар – Россия студентлары, ягъни Татьяна көне. Бу көнне республиканың барлык югары уку йортларында вузның фәнни-тикшеренү эше һәм иҗтимагый тормышында аеруча зур уңышларга ирешкән студент ларга тантаналы төстә бүләкләр тапшырыла. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу. Вуз зачетлары һәм имтиханнарында гына түгел, тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Просмотров: 1027 |
Добавил: Халит |
Дата: 26.01.2011
|
|
Кадерле дуслар! Сезне Яңа 2011нче ел белән чын күңелдән котлыйм. Эшегездә, укуыгызда ЗУР уңышлар, сәламәтлек, ак бәхетләр, иң-иң изге теләкләр телим. Яңа елда сезнең бар хыялларыгыз да тормышка ашсын.
Просмотров: 633 |
Добавил: Khalit |
Дата: 01.01.2011
|
|
Просмотров: 700 |
Добавил: Khalit |
Дата: 23.10.2010
|
|
Хөрмәтле укытучылар! Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була.
Просмотров: 803 |
Добавил: Khalit |
Дата: 01.10.2010
|
|
Барлык мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлыйм. Барлык кылган догалар тормышка ашсын иде. Ураза бәйрәме күңелләребезгә иман нуры иңдерсен, киләчәккә ышаныч китерсен. Барыбызга да шатлыклы һәм бәхетле тормыш насыйп итсен.
Просмотров: 1345 |
Добавил: Khalit |
Дата: 09.09.2010
|
|
Бу дөньяда нәрсә эшләнсә дә яхшыга диләр... Тик бу оптимизация аркасында ябылган мәктәпләр язмышы гына яхшыга булыр микән??? Мәктәпләр артыннан, динозаврлар кебек, авыллар да җир йөзеннән юкка чыкмаслар микән? Юкка чыгаруы кыен булмаса да, кире кайтару бөтенләй үк булмаслык хәлгә әверелер ул...
Просмотров: 666 |
Добавил: Khalit |
Дата: 04.09.2010
|
|
Бүген Чакмагыш Гимназиясендә (элекке 2нче мәктәп) укытучыларның август киңәшмәсе узды.БАРЛЫК УКЫТУЧЫЛАРНЫ ДА УКУ ЕЛЫ БАШЛАНУ БЕЛӘН ТӘБРИК ИТӘМ! Үземә дә яңа вазыйфа йөкләгәч (Яңа Каръяуды мәктәбендә ЗАВУЧ) барлык укытучыларга үз теләкләремне җиткерәсем килә: яңа уку елын яхшы гына башлап җибәреп, бердәм, тату коллективта (мәктәпне япмый!!!) эшләргә язсын. Сезнең ярдәм (поддержка) миңа бик тә кирәк!!!
Просмотров: 745 |
Добавил: Khalit |
Дата: 27.08.2010
|
|
| |
| | |
|
Календарь |
« Апрель 2024 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 |
|
Бәйрәмнәр |
|
|